Яңа Чишмәдә гражданнарны күчмә кабул итү

2009 елның 2 декабре, чәршәмбе
Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары – Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру департаменты җитәкчесе М.Х.Вафин Яңа Чишмә авылында гражданнарны күчмә кабул итүне уздырды.
Кабул итү барышында Яңа Чишмәдә яшәүчеләр торакны хосусыйлаштыру, пенсиягә өстәп түләүләр, хезмәт хакын түләмәү, хезмәт кенәгәсен югалту сәбәпле хезмәт стажын торгызу, шулай ук өйнең сату-алу килешүен рәсмиләштерү, җир салымы күләме, пай җирләрен арендага алу өчен төзелгән килешүләр срогы мәсьәләләре буенча хокукый ярдәм сорап мөрәҗәгать иттеләр.
А.Н.Сварованың өйгә газ һәм су үткәрү тәртибе турында мөрәҗәгате каралып тикшерелү өчен район җитәкчелегенә бирелде.  
Күчмә кабул итүләр барышында еш кына Министрлык җитәкчелегенә хокукый ярдәм сорап авыл хуҗалыгы җитәкчеләре мөрәҗәгать итәләр. Юстиция министры урынбасары М.Х.Вафинга хокукый ярдәм сорап Яңа Чишмә муниципаль районының Петропавел, Архангел, Зирекле авыл җирлекләре башлыклары мөрәҗәгать иттеләр. Аерым алганда, аларны җирлек уставына үзгәрешләр кертү, авыл җирлегендә административ комиссия төзү мөмкинлекләре белән бәйле, бер авылны гамәлдә түгел дип тану тәртибе һәм аны исәп-хисап документлары исемлегеннән алу турында мәсьәләләр кызыксындырды.
Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә урында кызыксына торган мәсьәләләр буенча җавап, вазыйфаи затларга аңлатмалар бирелде һәм хокукый ярдәм күрсәтелде.
 
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International