Татарстан Республикасы министрлыкларының һәм ведомстволарының норматив хокукый актларын дәүләт теркәвенә алу турында мәсьәлә ТР Юстиция министрлыгы коллегиясендә каралды
2007 елның 3 мае, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында ТР юстиция министры М.М.Корманов рәислегендә коллегия утырышы булды. Анда Татарстан Республикасы министрлыкларының һәм ведомстволарының норматив хокукый актларын дәүләт теркәвенә алу практикасы мәсьәләсе турында фикер алыштылар.
Фикер алышуда Татарстан Республикасы Дәүләт Советының законлылык, регламент һәм депутат этикасы комитеты рәисе Җ.Г.Яһүдин, ТР Прокуратурасы прокуроры Л.М.Мәҗитова, РФ субъектлары законнары һәм РФ Юстиция министрлыгының Идел буе федераль округы буенча Баш идарәсенең Татарстан Республикасында федераль регистр алып бару бүлеге җитәкчесе Ф.Г.Фәтхуллина, ТР Президентының, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының Дәүләт-хокукый идарәсе җаваплы хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы министрлыкларының һәм ведомстволарының юридик хезмәтләре җитәкчеләре, журналистлар катнашты.