Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Кормановның Юрист көне уңаеннан котлавы

2009 елның 3 декабре, пәнҗешәмбе
Хөрмәтле хезмәттәшләр! Кадерле дуслар!
3 декабрь көнне безнең илнең юридик берләшмәсе ике ел яңа һөнәри бәйрәмне – 2008 елның 4 февралендә Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә билгеләнгән Юрист Көнен билгеләп үтә.
Әлеге һөнәри бәйрәм төрле эшчәнлек өлкәсендәге юристларны – безнең гражданнарның хокукларын һәм иреген яклау, хокукый дәүләтне төзү һәм устерү өчен хезмәт итүче прокурорлар, судьялар, приставлар, адвокатлар, нотариуслар, юстиция органнары хезмәткәрләре һәм юридик һөнәрнең башка вәкилләрен берләштерә.
Юристларның төп бурычлары  — Законны гомуми һәм тайпылусыз саклауга ирешү.  
Юристлар кебек җаваплы, хөрмәтле, кадерле һәм шул ук вакытта катлаулы белгечләр күп түгел. Безнең илдә хокукый аңның формалашуы һәм законлылыкны тәэмин итү юридик өлкәдә эшләүче хезмәткәрләргә бәйле.
Юрист булу – зур хөрмәт һәм зур җаваплылык.
Күп кенә кеше язмышлары һәм хәтта тормышлары юристлар тарафыннан сакланып калынган һәм шуңа күрә юридик  проблемалар белән очрашкан кешеләр боларның барысы өчен дә юриспруденция хезмәткәрләренә аларның бәйрәм көнендә рәхмәтләрен белдерәләр. «Россиянең Юристлар ассоциациясе» Гомум россия иҗтимагый оешмасының авторитеты арта. Аның бүлекчәләре илнең барлык төбәкләрендә булдырылган. Әлеге оешманың беренчеләреннән булып Татарстан бүлеге булдырылды һәм эшли. Ул республиканың иҗтимагый тормышында мөһим урынны алырга өлгерде, актив рәвештә хокукый пропаганданы алып бара, гражданнарга үз хокукларын яклауда ярдәм күрсәтә.
Шушы көнне барлык юристларга һәм иҗадый якын килүче ветераннарга эшләрендә зур уңышлар, сәламәтлек, бәхет, уңышлар, озын гөмер һәм Татарстан һәм Россия бәхете өчен уңышлы эшчәнлек телим!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International