Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитеты утырышы узды

2009 елның 3 декабре, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында видеоконференция рәвешендә Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының Законлылык һәм хокук тәртибе буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комитеты белән бергә бердәм утырышы узды.
Министр үз докладында билгеләгәнчә, мунициаль районнарда 2009-2012 елларга тиешле финанс тәэмин итүләре булган хокук бозуларны профилактикалау буенча муниципаль комплекслы программалар кабул ителде һәм гамәлгә ашырыла (Алексеевск районында программа 2007 – 2010 елларга исәпләнгән). Барлык муниципаль программаларның да диярлек иң мөһим программалы чараларны финанслау өчен чыганаклары бар.
Финанс-бюджет өлкәсендә кризис булуга карамастан, тикшерүләр булган муниципаль районнар җитәкчеләре, бигрәк тә яшьләр өлкәсендә һәм авыр хәлдә калган гражданнар арасында хокук бозуларны профилактикалу мәсьәләләрен комплекслы хәл итүдә кызыксыну белдерәләр.
Профилактикалау эшенең төрле юнәлешләрен финанс яктан тәэмин итү эше җиңел бармый.
Районнарда профилактикалауның барлык субъектлары эшен координацияләүче органнар барлыкка китерелде: хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссияләр.
Ведомствоара комиссияләрнең эшчәнлекләрен тикшерү күрсәткәнчә,  хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координацияләү комитетының утырышларын ай саен үткәрү турындагы таләпләрен барлык районнарда да үтәмиләр. Югарыда аталган комиссияләрнең районнардагы криминаль хәлләргә тәэсир ясый алу мөмкинлекләрен чиклиләр. 
Министр профилактикалау субъектлары һәм координацияләүче органнар эшендә җитешсезлекләрне күрсәтте, шулай ук уңай мисалларны атады.  
«Татарстан Республикасы Түбән Кама, Нурлат  муниципаль  районнарында хокук бозуларны профилактикалау буенча эш торышы турында» мәгълүмат белән Түбән Кама муниципаль районының Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары М.Т.Сәмигуллин һәм Нурлат муниципаль районының Башкарма комитеты җитәкчесе Х.Х.Садыйков чыгыш ясадылар.
Комитет утырышында Татарстан Республикасында хокук бозуларны һәм җинаятьләрне профилактикалау өлкәсендәге эшчәнлекне законлы рәвештә тәэмин итү турындагы мәсьәләләр карап тикшерелде (Законлылык һәм хокук тәртибе буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Комитеты әгъзасы В.Е.Михеев тәкъдим итте);
«Татарстан Республикасында җәмгыять тәртибен саклауны көчәйтү буенча өстәмә чаралар турында» 2000 елның 24 маендагы ПУ-369 номерлы Татарстан Республикасы Президенты Указын һәм “Милициянең участок инспекторлары эшчәнлеге нәтиҗәлелеген һәм аларны социаль-хокукый яклау дәрәҗәсен күтәрү буенча өстәмә чаралар турында” 2000 елның 20 июлендәге 528 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарын гамәлгә ашыру хакында»  (ТР буенча ЭЭМ Җәмәгать куркынычсызлыгы милициясе җитәкчесе урынбасары Р.Ә.Галимбәков хәбәр итте);
«2009 елда Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитеты карарларын гамәлгә ашыру турында» һәм дәүләт контролендә тоту (күзәтчелеге) һәм муниципаль контрольдә тоту органнарының үзара хезмәттәшлеге тәртибе турында.
Ведомствоара комитет әгъзалары берничә закон проектын, шул исәптән “Гражданнарның бакчачылык, яшелчә бакчачылыгы һәм дача коммерцияле булмаган берләшмәләре турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон проектын, шулай ук республика законнары проектларын карап тикшерделәр:
«Аерым муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен үзгәртү һәм «Чүпрәле муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы хакында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында”;
«Татарстан Республикасында һәлакәттән коткару хезмәтләре һәм һәлакәттән коткару формированиеләре турында» Татарстан Республикасы Законының 2 статьясына үзгәрешләр кертү хакында»;
«Физик культура һәм спорт турында» Татарстан Республикасы Законының 6 статьясына үзгәреш кертү хакында»;
«Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары җирле үзидарә органнарына күпфатирлы йортларны һәм (яисә) күчемсез мөлкәтнең бүтән объектларын өлешле төзү өлкәсендә дәүләт тикшереп торуын һәм күзәтчелеген гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү турында» Татарстан Республикасы Законының 1 статьясына үзгәреш кертү хакында»;
«Татарстан Республикасында социаль сясәт турында» һәм «Татарстан Республикасында музейлар һәм музей эше турында» ТР законы проекты.
 
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International