ТР Юстиция министрлыгы Департаменты хезмәткәрләренең Кукмара шәһәр тибындагы поселогында күчмә чаралары турында

2009 елның 4 декабре, җомга
2009 елның 3 декабрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру департаменты хезмәткәрләре җирле үзидарә органнарының тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен башкаруларын контрольдә тотуны гамәлгә ашыру максатларында Кукмара муниципаль районында узган күчмә чарада катнаштылар.
Күрсәтелгән чара кысаларында Департамент хезмәткәрләре Кукмара муниципаль районының административ комиссияләре эшчәнлеген тикшерделәр. Тикшерү барышында административ хокук бозулар турындагы федераль һәм республика законнары, “ Муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнарына административ комиссияләр төзү һәм аларның эшчәнлеген оештыру буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү турында” 30.12.2005 елдагы 144-ТРЗ номерлы ТР Законы таләпләренең административ комиссияләр тарафыннан үтәлешен, шулай ук  "Татарстан Республикасында административ комиссияләр эшчәнлеге мәсьәләләре” 19.01.2009 елдагы ПУ-18 номерлы ТР Президенты Указын башкаруларын өйрәнделәр.
 Шулай ук административ комиссияләргә хокукый консультатив ярдәм күрсәтелде, административ хокук бозуларны юк итү буенча киләчәк эшчәнлекләрен камилләштерүгә һәм профилактик чараларны көчәйтүгә юнәлдерелгән тиешле тәкъдимнәр бирелде.
Югарыда күрсәтелгән чаралар белән бер үк вакытта Департаментның 2009 елның IV кварталына булган планын үтәү йөзеннән  һәм муниципаль норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертизаның үткәрелүен оештыруны өйрәнү максатларында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру департаменты хезмәткәрләре тарафыннан Кукмара муниципаль районында әлеге эш торышы өйрәнелде.
Агымдагы елның 9 ае нәтиҗәләре буенча муниципаль норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрүгә җаваплы вазыйфаи затның эшчәнлеген анализладылар, әлеге эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген күтәрү өчен тәкъдимнәр бирделәр.
Күрсәтелгән чараларны үткәрү нәтиҗәләре буенча муниципаль район җитәкчелеге, административ комиссия рәисе һәм җаваплы секретаре, шулай ук коррупциягә каршы экспертизаны үткәрүгә җаваплы вазыйфаи зат катнашында, эшче киңәшмә үткәрделәр. Анда нәтиҗәләр ясадылар һәм эшчәнлекләре барышында барлыкка килгән мөһим мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
 
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International