"Ел юристы" премиясен беренче тапкыр тапшыру

2009 елның 5 декабре, шимбә
2009 елның 4 декабрендә Екатеринбургта Юристлар көнен бәйрәм иттеләр һәм  "Ел юристы" премиясен тапшырдылар. Чарада Граждан, җинаять, арбитраж һәм процессуаль законнар буенча Дәүләт Думасы комитеты рәисе – Россиянең Юристлар Ассоциациясе рәисе (РЮА) Павел Крашенинников, РЮА рәистәше - РФ Хисап палатасы башлыгы Сергей Степашин һәм РЮА рәистәше, РФ Президенты киңәшчесе Вениамин Яковлев катнаштылар.
Моннан тыш, мөһим кунаклар исемлегендә - РФ кеше хокуклары буенча вәкаләтле зат Владимир Лукин һәм РЮА идарәсе рәисе – Икътисад үсеше министры урныбасары Игорь Манылов.
Юристлар көне әле бер ел элек кенә РЮА инициативасы буенча РФ Президенты указы белән расланган иде һәм хәзер ел саен 3 декабрьдә билгеләнеп үтәчәк.  2009 елда Юристлар көнендә 2009 елның 8 октябрендәге РФ Президенты Указы нигезендә, шулай ук РЮА инициативасы буенча расланган “Ел юристы” Россиянең югары юридик премиясе тапшырылачак.
2009 елның 8 октябрендәге РФ Президенты Указының 2 пункты нигезендә “Ел юристы” Россиянең югары юридик премиясен тапшыруны, шулай ук тантаналы рәвештә тапшыруны оештыруны һәм үткәрүне РЮА Гомумроссия иҗтимагый оешмасы гамәлгә ашыра.
 
Legis.ru материаллары буенча Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International