РФ Дәүләт Думасы студент отрядлары статусын раслады

2009 елның 9 декабре, чәршәмбе
“Беренче булып закон проекты нигезендә студент отрядларына җәмәгать учреждениеләре статусын бирү тәкъдим ителде, ләкин студент отрядлары җәмәгать берләшмәсе исемле оешманы сайладылар, шуннан соң парламентарий студент отрядларына статус сайлый алу мөмикинлеген бирү тәкъдимен хуплады”,- диде Мәгариф буенча Дәүләт Думасы комитеты башлыгы Григорий Балыхин ("Бердәм Россия").
“Парламентарий  җәмәгать берләшмәсе статусына ия булган студент отрядлары дәүләт ярдәмен, дәүләт грантларын ала алуларына игътибар бирде. Һәм әлбәттә, студент отрядлары дәүләт тарафыннан теге яки бу программаны гамәлгә ашыру өчен оештырылган конкурсларда катнаша алалар", - дип аңлатты Балыхин.
"Яшьләр үз отрядлары өчен иң уңайлы төрне сайлады инде. Күпчелек студент отрядларында идарәнең югары органы булып әгъзаларының гомуми җыены, ә җитәкче орган булып командир тора, штаб - студент отрядлары җыенында сайлана. Нәкъ менә шундый оешма үзидарә өчен максималь мөмкинлекләр бирә", - дип хәбәр итте Балыхин. "Студент отрядлары яшьләрнең гомуми максатлы һәм гомуми мәнфәгатьле мөстәкыйль сәяси булмаган берләшмәсе икәнен онытмаска кирәк", - дип өстәде ул.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International