«Коррупциягә каршы экспертиза: федераль, төбәк һәм муниципаль аспектлар» бөтенроссия фәнни-практик семинарда

2009 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе
2009 елның 09 декабрендә, коррупция белән көрәшү буенча Бөтендөнья Көне уңаеннан ТР Юстиция министрлыгының закон проектлары белән эшләү бүлеге җитәкчесе урынбасары И.А.Гомзик һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлеге өлкәсендә хокукый тәэмин итү һәм тикшерүдә тоту бүлегенең әйдәп баручы белгече А.А.Беденьгов «Коррупциягә каршы экспертиза: федераль, төбәк һәм муниципаль аспектлары» бөтенроссия фәнни-практик семинарда катнаштылар. Семинарны Икътисад, идарә һәм хокук Институты, шулай ук Татарстан Республикасы Коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге оештырды.
Чара түгәрәк өстәл рәвешендә узды. Анда республика Прокуроры К.Ф.Әмиров, Татарстан Республикасы Коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге җитәкчесе Ш.Х.Дәвлетгильдеев.
Норматив хокукый актлар һәм аларның проектларына  коррупциягә каршы экспертиза үткәрү буенча аерым мәсьәләләр турында фикер алышу өчен РФ ЭЭМ Икътисад куркынычсызлыгы академиясеннән (Мәскәү шәһәре), Н.И.Лобачевский исемендәге Түбән Кама дәүләт университетыннан, КДУ, Икътисад, идарә һәм хокук Институтыннан, башка институтлар һәм ведомстволардан фәнни хезмәткәрләр, укытучылар, белгечләр, шулай ук коррупциягә каршы экспертизаны үткәрү өлкәсендә бәйсез экспертлар чакырылды.
Күрсәтелгән чара кысаларында семинарда катнашучылар һәм тыңлаучылар «Норматив хокукый актлар һәм норматив хокукый актларның проектларының коррупциягә каршы экспертизасы турында» 2009 елның 17 июлендәге 172-ФЗ номерлы Федераль законда коррупциягә каршы экспертизаның хокукый регламентациясе проблемалары, шулай ук норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәргәндә барлыкка килә торган мөһим мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Моннан тыш, түгәрәк өстәлдә катнашучылар төрле дәрәҗәдәге коррупциягә каршы экспертизаларның нәтиҗәлелеген күтәрү мәсьәләләренә аерым игътибар бирделәр.  
 
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International