Ана капиталын куллану кагыйдәләре ачыкланды

2009 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе
2007 елдан икенче бала тапкан яки улыкка (кызлыкка) алган россиялеләрне дәүләт ана капиталы белән тәэмин итә - бүген ана капиталы 299 731 сум. Икенче баланы улыкка (кызлыкка) алган ялгыз ата яки ир-ат шулай ук шундый ярдәмгә хокукы бар. 
Ана капиталын үз балаңны укыту, яшәү шартларын яхшырту яисә шәхси хезмәт пенсиясенең җыя торган өлеше итеп кулланырга мөмкин.  
РФ Хөкүмәтенең 2009 елның 4 декабрендәге 994 номерлы Карарында әлеге чараларны яшәү шартларын яхшырту өчен куллану кагыйдәләре үзгәртелде.  
Хәзер ана капиталы торакны сатып алу яки төзү өчен алдан алынган кредитларны түләү өчен кулланырга мөмкин
Хөкүмәтнең яңа карарында билгеләнгәнчә: торакны ана капиталы сертификаты хуҗасының ире (хатыны) сатып алган очракта, әлеге факт чаралардан файдалану турында гаризада күрсәтелергә тиеш. Шулай ук язылышу турында шәхадәтнамәне, иренең (хатынының) шәхесен раслаучы документны бирергә кирәк.
"Ана (гаилә) капиталы чараларын (чаралар өлешен) яшәү шартларын яхшыртуга юнәлдерү Кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында"  2009 елның 4 декабрендәге 994 номерлы РФ Хөкүмәте карары нигезендә сатып алына торган өлешле төзелеш хокукына барлык гаилә әгъзалары ия - өлешле төзелеш күләме килешү буенча билгеләнә.
Ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән яки балага карата алдан уйланылган җинаять кылган хатын-кызлар ана капиталын ала алмыйлар.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International