Дәүләт Думасы төбәкләр җитәкчеләрен раслау процедурасы турында законны кабул итте

2009 елның 11 декабре, җомга
РФ Дәүләт Думасы РФ субъектлары башлыкларын раслау процедурасын ачыклый торган президент законы проектын өченче, соңгы укылышта кабул итте.
Закон проекты нигезендә, партияләрнең РФ субъектлары башлыклары постына кандидатуралар буенча сәяси консультацияләр үткәрү вакыты икеләтә кыскара. Төбәк сайлауларында җиңгән партия, РФ субъектының югары вазыйфаи  заты вәкаләтләре тукталганчы 40 көн кала алдан (хәзер 100 көн алдан) үз кандидатураларын тәкъдим итәргә тиеш. Аннары президентка сайлар өчен 10 көн бирелә (әлегә аның 30 көне бар). Федерация субъектының законнар җыентыгы нигезендә кадр карарын кабул итү өчен тагын 10 көн бирелә.  
 
INTERFAX.RU
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International