Чараны Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов ачып җибәрде. Аннары сүзне министрның беренче урынбасары, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча комиссиясе рәисе С.Н.Столяровка бирде.
Ул үз чыгышында 2004 елдан алып ел саен 9 декабрьдә халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уздырыла дип хәбәр итте.