Арчада күчмә кабул итү

2009 елның 14 декабре, дүшәмбе
Узган атна ахырында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары – Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру департаменты җитәкчесе М.Х.Вафин Арча муниципаль районында гражданнарны күчмә кабул итүне уздырды.
Министр урынбасарына Арчада һәм Арча районында яшәүчеләр мөрәҗәгать иткән сораулар төрле проблемаларга кагыла иде.
Даутова Ф.Х., 2 группа инвалид, хезмәт ветераны,  оныгына алимент түләтү мәьәләсе белән мөрәҗәгать итте. Ул моның өчен суд приставы-башкаручысының бернәрсә эшләмәвенә аптыраган иде.
Районның  ветераннар советы рәисе И.А.Сәгдиев һәм Арча муниципаль районының җәмәгать советы рәисе Р.А.Хәдиятов тылда хезмәт иткән кешеләргә «Хезмәт ветераны» исемен бирү, шулай ук аларга ташламалар бирү турында, хезмәт кешеләрен диспансеризацияләү һәм аларга инвалидлык билгеләү турында мәсьәләне күтәрделәр.
Шуның белән бергә, җәмәгатьчелек вәкилләрен районның җирле пунктларында асфальтлы юллар төзү мәсьәләсе борчыды. Алар фикеренчә, аларның районнарында асфальтлы юллар башка районнар белән чагыштырганда ике тапкырга кимрәк.
 М.Х.Вафин район җитәкчелегеннән әлеге мөрәҗәгатьне хәл итүне сорады.
 
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International