Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координацияләү комитеты утырышында

2009 елның 14 декабре, дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.Ф.Моратов рәислегендә Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координацияләү комитеты утырышы узды. Ведомствоара комитет әгъзалары «Россия Федерациясе Бюджет кодексының 46 статьясына үзгәрешләр кертү турында» федераль закон проектын карап тикшерделәр һәм хупладылар (РФ ТР буенча Федераль монополиягә каршы хезмәте идарәсе тарафыннан эшләнде).
Шулай ук ведомствоара комитет әгъзалары тарафыннан түбәндәге республика законы проектлары карап тикшерелде һәм хупланды:
«Татарстан Республикасында шәһәрләр төзелеше турында» (ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан эшләнде);
«Арча шәһәре» һәм «Төбәк-Чокырча авыл җирлеге» муниципаль берәмлекләрен үзгәртеп кору, Арча һәм Саба муниципаль районнарының  һәм аларның составына керүче аерым муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен үзгәртү, шулай ук аның составындагы муниципаль  берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм статусы турында Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» (ТР Юстиция министрлыгы тарафыннан эшләнде);
«Аерым муниципаль берәмлекләрнең чикләрен үзгәртү һәм Закон Республики Татарстан «Әтнәмуниципаль районы», «Баулымуниципаль районы», «Бөгелмәмуниципаль районы», «Лениногорск ы», «Минзәләмуниципаль районы», «Азнакаймуниципаль районы», «Буамуниципаль районы», «Лаеш муниципаль районы», «Алабугамуниципаль районы», «Балык-Бистәсе муниципаль районы» муниципаль берәмлекләренең, Теләче, Мамадыш һәм Балык Бистәсе муниципаль районнарының һәм аларның сотавына керүче аерым муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы һәм, шулай ук аның составындагы муниципаль  берәмлекләрнең территорияләр чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында». Муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен үзгәртү турында закон проектларын ТР Юстиция министрлыгы белгечләре эшләде.муниципаль район
«Татарстан Республикасында инновацион эшчәнлек турында» закон проектын карап тикшерү (ТР Икътисад министрлыгы) янга куелып торды.
Фикер алышудан соң ведомствоара комитет әгъзалары «Татарстан Республикасы Гаилә кодексына үзгәрешләр кертү турында» ТР законы проектын хупламадылар  (Мәгариф министрлыгы тарафыннан эшләнде).
 
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International