Инновацион белгечлек студентлары армиядән отсрочка ала алачаклар

2009 елның 15 декабре, сишәмбе
Дәүләт Думасы депутатлары февральдә югары уку йортларында (ЮУЙ) инновацион үсеш белән бәйле белгечлек буенча укый торган студентларга армиядән отсрочка бирә торган закон проектын кертергә ниятлиләр. Бу турыда Газетада Мәгариф буенча Дәүләт Думасы комитеты депутаты Виктория Черкесова хәбәр итте.
Хәзер армиядән отсрочка, "Хәрби бурычлар һәм хәрби хезмәт турында" ФЗ нигезендә, аккредитацияләнгән ЮУЙ көндезге бүлегендә аккредитацияләнгән белгечлекләр буенча белем алучы студентларга бирелә. Яңа белем бирү программалары аккредитацияне яңа белгечлек буенча беренче чыгарылыш чыкканнан соң гына алачаклар. 
Автор билгеләгәнчә, хәзер "яшьләргә инновацион һөнәрләр алу уңайлы түгел, чөнки беренче яки икенче курстан армиягә алынырга мөмкиннәр".
Тиз арада закон проекты инициаторлары Оборона министрлыгы вәкилләре белән очрашырга һәм инновацион белгечлек критериеләрен билгеләргә  ниятлиләр.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International