ТР Юстиция министрлыгында вакант вазыйфаны биләп торуга конкурс

2009 елның 16 декабре, чәршәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы Яңа Чишмә районының 1 нче суд участогы  җәмәгать судьясы аппаратында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакант вазыйфасын биләп торуга конкурс узды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының конкурс комиссиясе утырышында җәмәгать судьясы аппаратының консультант вакант вазыйфасын биләп торуга конкурс сайлавы буенча тавыш бирү үткәрелде:
Конкурста 2 кандидатура катнашты. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча конкурс комиссиясе әгъзаларының күпчелек тавышын җыйган Казакова Наталья Валерьевна конкурсның җиңүчесе дип танылды.
 
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International