Россия чит ил паспортларында электрон чиплар барлыкка киләчәк

2009 елның 17 декабре, пәнҗешәмбе
16 декабрьдә 260-нчы пленар утырышта Федерация Советы   "Россия Федерациясеннән чыгу һәм Россия Федерациясенә керү тәртибе турында" Федераль законга кертелгән үзгәрешләрне хуплады. 
Яңа закон нигезендә россия чит ил паспортларында электрон чиплар барлыкка киләчәк. Анда паспорт хуҗасының шәхси һәм биометрик мәгълүматлары язылган булачак. Паспортның гамәлдә булу вакыты 10 елга кадәр озайтыла.
Россиялеләр гади яки биометрик паспортны үз теләкләре буенча рәсмиләштерә алалар, шуның белән бергә алына торган документның гамәлдә булу вакыты һәр паспорт төре өчен аерым булачак.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International