Җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыруны өйрәнү

2009 елның 17 декабре, пәнҗешәмбе
Министрлыкның җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыруны өйрәнү һәм аппаратларына методик ярдәм күрсәтү эшенең иң мөһим төрләреннән берсе булып белгечләрнең урыннарга күчмә чыгулары санала. Шул күчмә чыгулар барышында эшне оештыру һәм җәмәгать судьялары архивлары эше белән бәйле, гражданнарга җәмәгать судьялары эше турында мәгълүмат бирү, суд статистикасын алып бару, суд участоклары биналарының яктыртылуын матди-техник тәэмин итү, законнарны һәм суд практикасын системалаштыру, җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләренең һөнәри әзерлекләрен күтәрү, җәмәгать судьялары эшчәнлеген билгеләнгән тәртиптә тәэмин итү мәсьәләләре буенча хокук саклау органнары, шулай ук суд приставлары хезмәте белгечләре белән үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре тикшерелә.
Министрлык, республикада барлыгы 51 суд районы, 182 суд участогы барлыгын исәпкә алып, үз эченә 61 суд участогын алган 17 суд районына өч елга бер тапкыр барырга планлаштыра. Агымдагы елда Министрлык белгечләре ТР 70 суд участогын үз эченә алган 18 суд районында эшне камилләштерү буенча эшчәнлекне оештыру һәм методик ярдәм күрсәтү буенча эш үткәрделәр: Казан шәһәре Авиатөзелеш, Вахитов, Яңа-Савин, Идел Буе районнарында, Әлмәт, Алабуга, Зеленодольск шәһәрләрендә, шулай ук ТР Актаныш, Апас, Әтнә, Биектау, Кукмара, Лаеш, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Чирмешән районнарында.
ТР җәмәгать судьялары суд участокларына күчмә чыгулар нәтиҗәләре буенча 2009 елның 1 яртыеллыгына һәм 2009 елның 12 аена җәмәгать судьялары аппараты эшчәнлеге торышы һәм аны оештыруны камилләштерү буенча чаралар турында күзәтү әзерләнде. 
 
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International