Хосусыйлаштыруны 2013 елның 1 мартына кадәр озайтуны, шуның белән бергә “хосусыйлаштырмау”ны кертүне тәкъдим итү

2009 елның 18 декабре, җомга
Бердәм Россия депутатлары төркеме Дәүләт Думасына яшәү торакларын хосусыйлаштыруны 2013 елның 1 мартына кадәр озайта торган закон проектын керттеләр. Гамәлдәге законга нигезләнеп, гражданнар үз фатирларын 2010 елның 1 мартына кадәр хоусыйлаштыра алалар.
Депутатлар аңлатканча, гражданнарның күбесе төрле сәбәпләр аркасында хосусыйлаштыру турындагы гаризалары белән мөрәҗәгать итәргә өлгермәүләре сәбәпле хосусыйлаштыруны тагын өч елга озайтырга кирәк.
«Торакны хосусыйлаштыру өчен кирәк булган документларны җыю төрле төбәкләрдә берничә айга сузыла. Бу хосусыйлаштыруны Россиянең барлык территориясендә 2010 елның 1 мартына кадәр бетерә алмауга нигез булып тора”,- дип язылган проектка булган аңлатмада.
Проект авторларыннан берсе, Дәүләт Думасы депутаты Ольга Гальцова журналистларга аңлатканча, «18 ел хосусыйлаштыру аркасында халык милкенә 85% кадәр милек күчте».
«Шушында тукталырга кирәк иде инде, ләкин билгеле төр гражданнарга хосусыйлаштыру өчен үз  хокукларыннан кулланырга комачаулаган бөтендөнья икътисадый кризисның нәтиҗәләрен исәпкә алырга кирәк», - диде депутат.
“Алар арасында тораклары сутелергә тиеш яки “ таушалган” категориясенә керә торган затлар, тулай торакта яшәүчеләр бар”,- дип аңлатты ул. Сүз шулай ук РФ президенты боерыгы буенча 2010 елда торак белән тәэмин ителергә тиеш булган Бөек Ватан Сугышы ветераннары турында да бара. «Шулай ук хәрби реформа үткәрелү белән бәйле рәвештә фатирларны чагыштырмача тиз алучы хәрби хезмәткәрләр, авыл җирлегендә аз этажлы һәм шәхси торак төзелеше программасы нигезендә төзелгән йорт хуҗалары”,- дип санап китте ул.
“Закон проекты шулай ук «хосусыйлаштырмау»га да кагыла”,- дип дәвам итте Гальцова. «Дөресрәк итеп әйткәндә, бу - бердәнбер даими яшәү урыны булып торган фатирларын хосусыйлаштырган аз милекле гражданнар шәхси биналарын дәүләт яки муниципаль милеккә биргән очракта хосусыйлаштыру килешүен өзү», - дип аңлатты парламентарий.
 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International