ТР Юстиция министрлыгы хезмәткәрләрен укыту

2009 елның 18 декабре, җомга
«Татарстан Республикасы Электрон Хөкүмәте» комплекслы программа кысаларында ТР Башкарма хакимияте органнары һәм ТР җирле үзидарә органнары ТР дәүләт хакимияте органнарының Ведомствоара электрон документлар әйләнешенең бердәм системасын кулланып эшлиләр. Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы электрон документлар әйләнешенә 2006 елның июлендә тоташтырылды.
Беренче булып, керүче документларны кәгазьдән тыш теркәүгә күчү гамәлгә ашырылды. Хәзерге вакытта электрон документлар әйләнеше системасына барлык керүче һәм чыгучы корреспонденция, Министрлыкның оештыру-боерык бирү һәм эчке документациясе кертелә. Электрон документлар әйләнешендә эшнең нәтиҗәлелеген күтәрү максаты белән Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында ел саен Министрлык аппараты хезмәткәрләре белән дәресләр үткәрелә.
2008 елда электрон төрдәге документларны «Килештерү» документлар әйләнешенең яңа төр функциясеннән файдалану буенча укыту уздырылды. Ул хезмәткәрләргә документларны оператив барлыкка китерергә, килештерергә һәм кул куярга ярдәм итәчәк.
Агымдагы елның планы нигезендә 17-18 декабрьдә Министрлык бинасында аппарат хезмәткәрләрен гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча чыгучы документларны “Килештерү” блогы буенча дәүләт хакимияте органнарының Ведомствоара электрон документлар әйләнешенең бердәм системасында эшләргә өйрәтү узды. Әлеге документларның 50% якыны Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының «Интернет-кабул итү» субпорталы аша килде.
 
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International