Автомобиль юллары буенча хәрәкәт итүне чикләү һәм туктату тәртибе билгеләнде

2009 елның 21 декабре, дүшәмбе
Вакыт һәрвакыт кыйммәт санала. Юлда үткән вакыт, бигрәк тә бөкеләрдә үткәргән вакыт кыйммәт. Автомобиль яратучылар юлга чыгар алдыннан таныша ала ала торган хәрәкәтне чикләү турында мәгълүмат әлеге югалтулардан саклый ала. Хәзер чикләүләр турында машина йөртүчеләр һәм җәяү йөрүчеләр 30 көн алдан белә алачаклар: юлларда тиешле тамгалар, ә Интернетта һәм ММЧда узачак чаралар турында мәгълүматлар барлыкка киләчәк. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен кулланылган очракта мәгълүмат тиз арада таратылачак.  Әлеге яңалык 2009 елның 27 августындагы 149 номерлы РФ Транспорт министрлыгы боерыгы нигезендә билгеләнде.
Әлеге яңа тәртип нигезендә хәрәкәт юлларны төзекләндергәндә яисә табигый-климат шартлары начар булганда чикләнәчәк. Шуның белән бергә, мәҗбүри рәвештә чараның башлану һәм тәмамлану сроклары күрсәтелә торган акт чыгарыла. Боерык нигезендә табигый-климат шартлары начар булганда юлларга карата карарны Росавтодор кабул итә. Шәхси автомагистральләргә карата акт аларның милекчеләре тарафыннан кабул ителә.
Федераль мәгъ нәгә ия гомуми кулланыштагы автомобиль юллары буенча транспорт чараларының хәрәкәтен вакытлыча чикләү тәртибе үз көчен югалтты.
Боерык РФ Хөкүмәте карары ү көчен югалткан көннән алып үз көченә керә.
 
www.garant.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International