2013 елда Казан шәһәрендә узачак XXVII Бөтендөнья җәйге универсиаданы оештыру һәм үткәрү турындагы ФЗ проекты хакында

2009 елның 21 декабре, дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында «2013 елда Казан шәһәрендә узачак XXVII Бөтендөнья җәйге универсиаданы оештыру һәм үткәрү һәм  Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» Федераль закон проектын эшләп бетерү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә Казан Дәүләт Думасы Аппаратының Норматив-хокук идарәсе һәм Казан шәһәре Башкарма комитеты аппаратының Хокук идарәсе вәкилләре катнаштылар.
Югарыда әйтелгән Казан шәһәре муниципаль берәмлекләренең җирле үзидарә органнары вәкилләре тарафыннан югарыда әйтелгән закон проектына карата килгән шелтәләрне юк итү буенча эш үткәрелде. Хәзерге вакытта проект билгеләнгән тәртиптә Дәүләт Думасына кертелү өчен әзерләнә.
 
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International