БВС ветераннарын торак алу өчен чиратка бастыру сроклары озайтыла

2009 елның 22 декабре, сишәмбе
Закон нигезендә БВС ветераннарын, БВС инвалидларының һәм БВСда катнашучыларның гаилә әгъзаларын федераль бюджет акчалары исәбенә торак белән тәэмин итүне күздә тотучы  үзгәрешләр кертелә. Моннан тыш, күрсәтелгән гражданнарның язма гаризалары буенча закон нигезендә, гражданнарга яшәү бинасын Россия Федерациясе субъектлары законнарында билгеләнгән тәртиптә төзү яки сатып алу өчен акча бирелә. Федераль закон Россия Федерациясе законнарына учетка баскан БВС ветераннарын, БВСда вафат булган инвалидларның һәм БВСда катнашучыларның гаилә әгъзаларын торак белән тәэмин итүне күздә тотучы үзгәрешләр кертү зарурлыгы турында РФ Президенты боерыгы башкарылу максатларында әзерләнде.   
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International