Гражданнарны югары һөнәри белем бирү учреждениеләренә кабул итү Тәртибе турында

2009 елның 22 декабре, сишәмбе
“Гражданнарны дәүләт аккредитациясе булган югары һөнәри белем бирү учреждениеләренә кабул итү тәртибен раслау турында” 21.10.2009 елдагы 442 номерлы РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы нигезендә гражданнарны дәүләт аккредитациясе булган ЮУЙна кабул итүнең бердәм тәртибе билгеләнде. Ул хәрби һөнәри белем бирү программаларын һәм дәүләт серен тәшкил итүче мәгълүматлары булган программаларны гамәлгә ашыручы учреждениеләргә таралмый. ЮУЙ еллык кабул итү программаларын эшләргә тиешләр, әмма алар бердәм тәртипкә каршы килергә тиеш түгелләр.
Тулы, гомуми яки урта һөнәри белемнәре булган затлар ЮУЙна, БДИ һәм өстәмә керү имтиханнарын биреп, керә алалар.
Сәламәтлек  мөмкинлекләре чикле гражданнарны кабул итү БДИ яки өстәмә керү имтиханнары буенча гамәлгә ашырылырга мөмкин.
Беренче курска керү өчен документларны 20 июньнән алып тапшырырга кирәк.
Документларны берничә ЮУЙна бирергә мөмкин, ләкин 5тән артык ЮУЙна түгел.
Абитуриентлар имтиханнарны 28.11.2008 елдагы 365 номерлы РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы нигезендә расланган Исемлектән чыгып бирәләр.
Барлык керү имтиханнары 25 июльгә кадәр тәмамланачак.
ЮУЙ гражданнарны дәүләт органнары гаризалары буенча кабул итүне үткәрергә хокуклы. Урыннар саны 20% бюджетлы урыннар саныннан артмаска тиеш.
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган затларны кабул итү үзенчәлекләре билгеләнде.
 РФ ЮМда 10.12.2009 елдагы 15495 номеры белән теркәлде.
 
«Гарант» компаниясе материаллары буенча
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International