Президент күчемсез милеккә хокукларны теркәү системасын үзгәртү турында законга кул куйды

2009 елның 23 декабре, чәршәмбе
РФ Президенты Д.Медведев «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» ФЗга кул куйды.
Закон күчемсез милеккә булган хокукларны теркәү системасын, кадастр хисабын алып баруны, шулай ук күчемсез милеккә хокукларны Бердәм дәүләт теркәвенә алуның кайбер мәгълүматларын биргән, килешүләр һәм документлар нөсхәсен биргән өчен түләтү режимын үзгәртүне күздә тота һәм тиешле мәгълүматларны түләүсез алырга хокуклы затлар исемлеген тулыландыра. 
Күчемсез милеккә булган хокукларны дәүләт теркәвенә алуны гамәлгә ашыра торган орган функцияләрен дәүләт бюджет учреждениеләргә бирү мөмкинлеген күздә тота.
Федераль закон нигезендә хокукны дәүләт теркәвенә алу өчен җибәрелә торган документларга һәм аларны теркәүгә алучы органга бирү тәртибенә өстәмә таләпләр куела.
Кул куелган законда шулай ук «Күчемсез милекнең дәүләт кадастры турында» Федераль законга кертелгән документларны бирү тәртибенә һәм таләпләренә, күчемсез милек объектларының кайбер төрләрен учетка кую үзенчәлекләренә кагыла торган үзгәрешләр бар.
Моннан тыш, Федераль законда күчемсез милеккә хокукларны теркәү, шулай ук кадастр хисабын алып бару өлкәсендә тиешле функцияләрне гамәлгә ашыручы Россия Федерациясе башкарма хакимияте органнарының структураларын реформалау белән бәйле башка үзгәрешләр бар.
 
www.Legis.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International