Коллегия утырышында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы эшләре белән идарә итүче С.А.Брусов һәм Татарстан Республикасы юстиция министры ярдәмчесе Т.П.Лобанова доклад белән чыгыш ясадылар.
С.А.Брусов үз чыгышында Министрлыкта документлар үтәлешен контрольдә тотуны оештыру, башкарма дисциплина торышы һәм электрон документлар әйләнеше турында сөйләде.
2007 елның 1 гыйнварыннан алып Министрлык керә торган документацияне электрон теркәүгә алуга күчте, ә 2007 елның 1 июленнән алып системага Министрлыкның барлык керүче һәм чыгучы корреспонденциясе кертелә.