Федерация Советында Бердәм дәүләт имтиханнарын һәркем мөстәкыйль сайларга тиеш дип саныйлар

2009 елның 26 декабре, шимбә
Федерация Советында 2008 елның декабрендә Федерация Советы рәисе С.М.Миронов тәкъдиме буенча барлыкка китерелгән Бердәм дәүләт имтиханнарын кертү буенча эксперимент нәтиҗәләрен өйрәнү һәм бәя бирү Комиссиясе эшенә нәтиҗәләр ясалды.
Куелган максатларга ирешеп булмады яки өлешенчә генә ирешелде дип әйтелә нәтиҗә документында.
«тулы масштаблы фикер алышудан тыш һәм эксперимент нәтиҗәләрен ясамыйча функцияләштерүнең штатлы режимына БДИ вакытыннан алда күчерү дип саный комиссия. Комиссия, үз эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясап, БДИ 09.02.2007 елдагы 17-ФЗ номерлы Федераль законда салынган таләпләргә туры килмәвен хәбәр итә», - Комиссия нәтиҗәләре шуннан гыйбарәт.
Комиссия әгъзалары гуманитар предметлар (әдәбият, Россия тарихы, җәмгыять һәм чит телләр) буенча имтиханнарны традицион формада үткәрү турында нигезләмәләрне закон нигезендә ныгыту зарурына игътибар бирә. Шулай ук Комиссия РФ барлык югары уку йортларына ЮУЙ профиленә җавап бирә торган өстәмә керү имтиханнарын һәм тестларны кертүне тәкъдим итә.  
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International