РФ Конституция Суды Карары законда гамәлгә ашырылды

2009 елның 28 декабре, дүшәмбе
Дмитрий Медведев «Советлар Союзы геройлары, Россия Федерациясе геройлары һәм Дан орденының тулы кавалерлары  статусы турында» РФ Законына үзгәрешләр кертү хакында» Федераль законга кул куйды.
Федераль закон нигезендә әлеге РФ Законына вафат булган Дан ордены геройларының һәм кавалерларының яшьтән инвалид булган, 18 яше тулганчы инвалид булган балаларына социаль ярдәм күрсәтү чараларын билгели торган үзгәрешләр кертелә.
Закон социаль гарантияләрне, үлгән геройларның 18 яше тулганчы инвалид булган 18 яшьтән олырак балаларына айлык түләүләрне, яисә натуралата ташламаларны кертеп, тәэмин итә.
Федераль закон яшьтән инвалид булган балаларның хокукларының геройның хәзерге вакытта социаль ярдәм алуга хокуклары булган гаиләсенең башка әгъзалары хокуклары белән тигезлеген тәэмин итә.
Кул куелган закон нигезендә РФ Конституция Судының әлеге мәсьәлә буенча карары гамәлгә ашырыла (2008 елның 3 июлендәге 677-Б номерлы Билгеләмә).
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International