Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында балаларга багышланган яңа ел бәйрәме

2009 елның 30 декабре, чәршәмбе
Яңа ел чыршысы – балалар өчен көтеп алган бәйрәм! Президент катнашында булган республика чыршысына кечкенә булу сәбәпле барысы да эләгә алмыйлар. Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында үз ата-аналары эшендә елка тирәсендә бәйрәм итү бала өчен шулай ук онытылмаслык вакыйга. Яңа ел тамашасы – уңай кичерешләр, балалар өчен кызыклы тамаша, шатлык һәм бәйрәм хисе. Үзенчәлекле сюжетлар, матур музыка, ачык төстәге костюмнар, бәйрәм атмосферасы.
Яңа ел алдыннан Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында традиция буенча балаларга багышланган яңа ел бәйрәме узды. Балаларга шатлык һәм бәйрәм атмосферасын булдырырга яңа ел чибәренә курчаклар һәм әкият персонажлары ярдәм итттеләр: тигр баласы – якынлашып килүче яңа ел символы, Кроша һә Тоша курчаклары, Кар бөртеге, Кикимора, Чудо-юдо һәм башка геройлар.
Юстиция министры М.М.Корманов хезмәткәрләрнең балаларын якынлашып килүче яңа ел бәйрәме белән котлады, аларга киләсе елда авырмаска, акыллы булырга, ата-аналарының сүзен тыңларга кушты. Министр күңелле яңа еллар теләде һәм киләсе елда яңа елны да министрыкта үткәрергә тәкъдим итте.  
Яңа ел Кар кызы һәм Кыш бабай белән дәвам итте. Балалар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, биеделәр һәм Кыш бабайга үз теләкләрен әйттеләр.
 
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International