Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Кормановның яңа 2010 ел уңаеннан котлавы!

2009 елның 31 декабре, пәнҗешәмбе
Хөрмәтле дуслар! Кадерле хезмәттәшләр!
Барыгызны да якынлашып килүче яңа ел белән котлыйм!
Әлеге искиткеч һәм барыбыз да яраткан бәйрәм уңаеннан иң изге теләкләрне кабул итеп алыгыз! Без бәхет һәм үкенеч, шатлык һәм югалту булган узган елны искә төшерәбез. Һәрберебезнең алар үзенеке һәм без аларны истә тотачакбыз.
Соңгы елларда без үз язмышыбыз өчен җаваплы булырга өйрәндек. Яңа елга кергәндә без барыбыз да үз көчләребезгә ышанабыз һәм киләчәккә өмет белән карыйбыз. Киләчәктә нинди генә авырлыклар булган очракта да без аларны җиңәчәкбез.
Узган елга нәтиҗә ясап, тармак хезмәткәрләренә эшләре өчен, узган елда без ирешкән барлык эшләр өчен рәхмәтемне белдерәм, киләсе 2010 елга өметләр белән каравыгызны телим.   
Яңа ел төне – өметләр вакыты. Мин һәрберебезгә тынычлык, мәхәббәт һәм иминлек, бәхет һәм шатлык, сәламәтлек һәмуңышлар телим!
Яңа ел белән!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International