Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Кышкы Спартакиадасы

2010 елның 11 гыйнвары, дүшәмбе
Яңа ел ялларында “Имәнлек” чаңгы базасында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләренең Кышкы Спартакиадасы үткәрелде.
Ярышлар 4 этапта үткәрелде һәм үз эченә чаңгы эстафетасын, катнаш эстафетаны, канат тартуны һәм командалар арасында үткәрелгән футболны колачлады. Ярышта катнашучылар, Спартакиада турындагы Нигезләмә нигезендә 5 командага бүленде. Министрлык җитәкчелеге җиңүче командага күчмә кубоктан торган бүләк булдырды. Чаңгы эстафетасын Министрлыкның эшләр идарәчесе Брусов С.А. командасы җиңде. Катнаш эстафетада беренчелекне берьюлы ике команда: министр һәм җәмәгать судьялары аппараты командалары яулады. Канат тарту һәм футболда эшләр идарәчесе командасына тиңнәр табылмады. Ярышлар нәтиҗәсе буенча күчмә кубок Спартакиада җиңүчесе булган Брусов С.А. җитәкчелегендәге командага тапшырылды. Икенче һәм өченче урыннарны, тәңгәл рәвештә, җәмәгать судьялары һәм министр командалары яулады.
Әлеге төр ярышларда төп максат җиңү түгел – иң мөһиме катнашу. Министрлык коллективы әгъзалары чарага балалары, ирләре һәм хатыннары белән килде. Кышкы бәйрәмдә һәрбарчасы катнашты: кем ярышкан булса, кемдер ата-анасы өчен җан атты, кемдер чаңгы яисә тимераякта шуды. Әкияти кышкы урман моңа сәбәпче генә булгандыр. Чара шашлыклар белән тәмамланды. Министрлык коллективы өчен бу әле кышның башы гына: урманга чаңгылар белән чыгуның чираттагысы февраль аена каралган.
 
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International