Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайлау турында

2010 елның 20 гыйнвары, чәршәмбе
2009елның 5 ноябрендәге 451-IV ДС номерлы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карары нигезендә биш елга Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары булып түбәндәгеләр сайланды:
Татарстан Республикасы Актаныш районы буенча: 2 нче суд участогы – Исламова Рузия Камил кызы;
Баулы районы һәм Баулы шәһәре буенча: 2 нче суд участогы – Йосыпова Резедә Нурсахи кызы;
Бөгелмә районы һәм Бөгелмә шәһәре буенча: 2 нче суд участогы – Сидирякова Марина Васильевна;
Лениногорск районы һәм Лениногорск шәһәре буенча: 4 нче суд участогы – Голенковская Оксана Альфредовна;
Тәтеш районы буенча: 1 нче суд участогы – Хәмдиев Алмаз Санат улы;
Казан шәһәре Вахитов районы буенча: 6 нчы суд участогы – Казакова Лилия Динур кызы.
Шулай ук, 2009 елның 24 декабрендәге 595- IV ДС номерлы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карары нигезендә Хәсимов Ленар Заһид улы Яр Чаллы шәһәренең 4 нче суд участогына җәмәгать судьясы булып биш еллык срокка сайланды.
 
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International