ТР Юстиция министрлыгында торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә булган мәсьәләләрне хәл иттеләр

2010 елның 17 феврале, чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында киңәшмә узды. Анда булган мәсьәләләр һәм аларны хәл итү юллары, шулай ук торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә контрольдә тотуны оештыру белән бәйле мәсьәләләр хәл ителде.
Мәсьәләләрне хәл итүдә ТР буенча Кулланучыларның хокукларын һәм кеше иминлеген cаклау өлкәсендә күзәтү буенча Федераль хезмәт идарәсе, ТР Дәүләт торак идарәсе һәм ТР буенча Экологик һәм технологик күзәтү буенча Федераль хезмәт идарәсе вәкилләре катнаштылар.
Киңәшмә барышында торак бинаны җылыту өчен булган исәпләп чыгаруларның дөреслеген билгеләү мөмкин булмау турында фикер алыштылар. Моның сәбәбе - Татарстан Республикасында җирле үзидарә органнары тарафыннан расланган җылылык энергиясен куллануның билгеле нормативлары булмау. Нәтиҗәдә тиешле исәпләп чыгаруларны гамәлгә ашырганда бозуларны ачыклау мөмкин түгел.
ТР буенча Кулланучыларның хокукларын һәм кеше иминлеген cаклау өлкәсендә күзәтү буенча Федераль хезмәт идарәсе вәкилләре мәгълүматы буенча җирле үзидарә органнарына җылылык энергиясеннән файдалану нормативларын билгеләү кирәклеген күрсәтүне сорап мөрәҗәгать иттеләр, ләкин әлеге таләпләр ҖҮО тарафыннан тулысынча үтәлмәде. Җылылык энергиясеннән файдалану нормативының бары тик исәп-хисап формуласы гына билгеләнде, ә билгеле норматив түгел.
Күп фатирлы йортларның техник паспортлары начар хәлдә булу торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә контрольдә тоту органннарының эшчәнлеген кыенлаштыра. Моның нәтиҗәсе булып күп фатирлы йортта гомуми мөлкәткә милек хокукында торак бина хуҗасының өлешен билгеләгәндә һәм торак бина өчен исәпләп чыгаруларны гамәлгә ашырганда төгәлсезлекләр тора. ТР буенча Кулланучыларның хокукларын һәм кеше иминлеген cаклау өлкәсендә күзәтү буенча Федераль хезмәт идарәсе тарафыннан билгеләнгәнчә, ҖҮО Идарәдән килгән норматив хокукый актларына федераль законнарга тәңгәл булмаулары сәбәпле төзәтмәләр кертү кирәклеге турындагы хатларга еш кына игътибар итмиләр. Шуңа күрә Идарә прокуратурага мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була, ә бу исә үз чиратында ачыкланган бозуларны юк итү процедурасын акрынайта. ТР буенча Кулланучыларның хокукларын һәм кеше иминлеген cаклау өлкәсендә күзәтү буенча Федераль хезмәт идарәсе ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә кулланучылар хокукын саклау мәсьәләләре буенча эшчәнлеген көчәйтү турындагы тәкъдиме белән чыгыш ясады.
ТР буенча Кулланучыларның хокукларын һәм кеше иминлеген cаклау өлкәсендә күзәтү буенча Федераль хезмәт идарәсенә һәм ТР буенча Дәүләт торак инспекциясенә бик күп вәкаләтләр йөкләнгән, шуңа күрә гражданнар әлеге органнарга бик күп мөрәҗәгать итәләр. Хәзерге вакытта һәр кергән мөрәҗәгатьне карап тикшерү өчен кирәк булган белгечләрнең аз булуы сизелә.
Нәтиҗәдә мөрәҗәгать иткән гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карап тикшерү нәтиҗәләре белән тиешле дәрәҗәдә кәнагәть булмыйлар. 
Югарыда әйтелгән мәсьәләләрне хәл итүдә катнашкан контрольдә тотучы органнар вәкилләре тарафыннан булган кимчелекләрне юк итү буенча чаралар тәкъдим ителде. Моннан тыш, алар эшчәнлекләре нәиҗәлелегенә аерым очракларда федераль законнарның тиешле дәрәҗәдә булмавы комачаулавына игътибар иттеләр.
 
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International