ТР юстиция министры М.М.Корманов ТР Дәүләт Советы сессиясендә

2007 елның 15 июне, җомга
Кичә Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов Татарстан Репсубликасы Дәүләт Советы сессиясе эшендә катнашты, ул анда “Татарстан Республикасында ваклап сату базарларын оештыру хокукына рөхсәт бирергә вәкаләтле җирле үзидарә органнарын билгеләү турында” Татарстан Республикасы законы проектын тәкъдим итте.
Аны кабул итү зарурлыгы агымдагы ел ахырында кабул ителгән “Ваклап сату базарлары турында һәм Россия Федерациясе Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертү турында” Федераль закон белән бәйле, анда базар Россия Федерациясе Хөкүмәте билгеләгән тәртиптә Россия Федерациясе субъекты законында билгеләнгән җирле үзидарә органы тарафыннан бирелгән рөхсәт нигезендә юридик зат тарафыннан оештырылырга мөмкин дип теркәлгән.
Закон проектында республика территориясендә Татарстан Республикасында ваклап сату базарларын оештыру хокукына рөхсәт бирергә вәкаләтле җирле үзидарә органнары сыйфатында муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының башкарма комитетларын билгеләргә тәкъдим итә.
Депутатларның ваклап сату базарларын оештыру хокукына рөхсәт бирү мәсьәләләрендә муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы роле турындагы соравына Мидхәт Мәзгутович муниципаль берәмлекнең ваклап сату базарларын оештыруга рөхсәт бирүче органы Россия Федерациясе субъекты законы белән билгеләнә. Парламентта җирле үзидарәнең вәкиллекле органы ролен кире кагу яки кире какмау хокукы кала.
Документны аерым закон рәвешендә түгел, ә җирле үзидарә органнарына бирелгән вәкаләтләр исемлеген кертүче законга үзгәреш кертү кысаларында кабул итәргә дигән тәкъдим булды. Бу фикер ТР Прокуроры К.Ф.Әмиров тарафыннан да яклау тапты. Моннан тыш, ТР Прокуроры закон проектының 1 статьясының ваклап сату базарларын оештыру хокукына рөхсәт бирү вәкаләтләрен муниципаль районнар һәм шәһәр округларының башкарма комитетлары тарафыннан гамәлгә ашыру тәртибен билгеләү өлешендә федераль законнарга каршы килүен күрсәтте. Республика прокуроры кисәтүен закон проектын икенче укылышка әзерләү барышында искә алырга карар ителде. Закон проекты беренче укылышны үтте.
Парламентариялеләр, шулай ук ТР юстиция министры тәкъдим иткән “Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары турында” Татарстан Республикасы Законының 45 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” закон проектын беренче укылышта кабул иттеләр. Закон проекты гамәлдәге республика законын “Вәкаләтләр чикләүне камилләштерү белән бәйле Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” Федераль законга туры китерүне күздә тота. Аерым алганда, РФ субъекты дәүләт хакимиятенең иң югары башкарма органына Россия Федерациясе субъекты милке белән идарә итү һәм эш итү вәкаләтләре, шулай ук федераль законнар нигезендә РФ субъекты идарә итүенә тапшырылган федераль милек белән идарә итү вәкаләте бирелә.
Аннары М.М.Корманов Дәүләт Советына “Муниципаль берәмлекләргә җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү өчен дәүләт матди ресурслары һәм дәүләт субсидияләре бирү турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” закон проектын тәкъдим итте. Ул ТР Югары судының узган елның 7 июлендәге республика законының кайбер статьяларының федераль законнарга каршы килүен таныган карарын үтәүгә юнәлдерелгән. Яңа редакциядә Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү шартлары тәгаенлана. Закон проекты беренче укылышта кабул ителде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International