“Күчемсез милекнең дәүләт кадастры турында” Федераль закон хакында

2007 елның 8 августы, чәршәмбе
2007 елның 24 июлендә 2008 елның 1 мартыннан көченә керәчәк “Күчемсез милекнең дәүләт кадастры турында” 221-ФЗ номерлы Федераль закон кабул ителде. Ул кадастр алып бару принципларын билгели; күчемсез милекнең дәүләт кадастрын алып бару һәм милекнең дәүләт кадастрыннан белешмәләр бирү тәртибен җайга сала; кадастрны алып бару өчен кирәк булган документлар исемлеген билгели, күчемсез милек объектларына кадастр бәяләмәсен үткәрү шартлары һәм тәртибен, шулай ук кадастр исәбен алып бару объектларын формалаштыру буенча эшчәнлекне гамәлгә ашыручы органнарны һәм затларны билгели.
Мәнфәгатьле затның дәүләт кадастры исәбен үткәрү турында гаризасы дәүләт кадастры исәбен үткәрү өчен нигез булып тора. Объектка, дәүләт кадастры исәбен үткәрү нәтиҗәсе буларак, күчемсез милеккә һәм алар белән килешүләргә хокукларны дәүләт теркәвенә алганда, шулай ук салым базасын билгеләү өчен кулланыла торган кадастр номеры бирелә.
Күчемсез милекнең дәүләт кадастрыннан белешмәләр бирү түләүле гамәлгә ашырыла. Мондый түләүнең зурлыгын һәм тәртибен Россия Федерациясе Хөкүмәте билгели.
Күчемсез милек объектын исәпкә куйган өчен салымнар һәм җыемнар турында Россия Федерациясе законнары нигезендә дәүләт пошлинасы түләнә.
Кадастр инженеры квалификацияле аттестаты булган физик зат кадастр эшчәнлеген гамәлгә ашырырга хокуклы, аттестат физик затка әлеге затның закон таләпләренә туры килү шартында бирелә. Кадастр инженеры үзенең кадастр эшчәнлеген оештыруның түбәндәге формаларын сайлый ала:
       шәхси эшкуар сыйфатында;
       хезмәт шартнамәсе төзү нигезендә юридик зат хезмәткәре сыйфатында.
Гомумән алганда, Закон күчемсез милек кадастрларын оештыруның инде гамәлдә булган күпдәрәҗәле ысулларын системалаштыра һәм күчемсез милекнең төрләрен комплекслы анализлауны күздә тоткан программаларны тагын да нәтиҗәлерәк тормышка ашырырга мөмкинлек бирә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International