Республика парламентында ТР дәүләт милли сәясәтенең концепциясе турында фикер алыштылар

2007 елның 24 октябре, чәршәмбе
Узган атнада Татарстан Республикасы Дәүләт Советында “түгәрәк өстәл” утырышы булды, ул “Татарстан Республикасы дәүләт милли сәясәте концепциясе” дигән темага багышланган иде. Сүз милли җәмгыятьләрнең проблемалары һәм аларны хәл итү турында барды. “Түгәрәк өстәл”дә катнашучылар фикер алышуга чыгарылган теманың актуальлеген билгеләделәр һәм Татарстан Республикасы дәүләт милли сәясәте концепциясе проектын эшләүнең зарурлыгын нигезләделәр.
Фикер алышуларда ТР юстиция министры, юридик фәннәр кандидаты М.М.Корманов, ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Р.И.Вәлиев, ТР ФАның Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Этнологик мониторинг үзәге җитәкчесе тариф фәннәре докторы Д.Исхаков, ТР Милли мәдәниятләр берләшмәсе ассоциациясе Идарәсе рәисе С.Җансыбаев, ТР Дәүләт Советы депутаты, КДУ проректоры урынбасары, доцент И.В.Терентьева, “Сиони” Казандагы грузиннарның ММА рәисе, “Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе” укыту үзәге директоры М.Хухунашвили, республиканың “Сувар” иҗтимагый сәяси газетасы баш мөхәррире К.А.Малышев, “Хокук һәм хәят” журналының баш мөхәррире катнаштылар.
Иң беренче итеп Р.И.Вәлиев 1996 елда РФ Дәүләт милли сәясәте концепциясен кабул итү тарихы турында сөйләде. Чираттагы этап булып Концепция нигезләмәләрен тәгаенләштерәчәк дәүләт милли сәясәте турында федераль закон кабул итү торырга тиеш иде. 2002 елда Россия Президенты Владимир Путинның Бөтендөнья татар конгрессы делегатлары белән очрашуыннан соң, Россия концепциясен камилләштерү эше кабат башланды, тәкъдимнәр әзерләнде һәм җибәрелде. Әмма федераль дәрәҗәдә бу мәсьәләгә кабат әйләнеп кайтмадылар. Нәкъ менә шул сәбәпле Татарстанда үзебезнең, дәүләт милли сәясәсәтенең республика концепциясен эшләү турында карар кабул ителде, проект инде әзер һәм чираттагы Татарстан Республикасы Халыклары съездында күтәреләчәк. Аннары концепция проектын парламент карап тикшерә. Парламент кабул иткәннән соң, концепцияне гамәлгә ашыру программасын эшләргә кирәк булачак, ул шулай ук закон белән кабул ителергә тиеш.
Р.И.Вәлиев фикеренчә, төп авырлык - концепцияне гамәлгә ашыру программасы проектын әзерләү программасы, чөнки бу документта финанслар чыганаклары күрсәтелергә тиеш.
ТР юстиция министры М.М.Корманов Татарстанның дәүләт милли сәясәте концепциясе проектын хокукый тәэмин итүгә тукталды, ул халыкара хокукның гомум кабул ителгән принципларын һәм нормаларын исәпкә алып, федераль һәм республика законнары нигезендә төзелә. Әлеге документның төп факторы булып Россия һәм Татарстанның дәүләт хакимияте органнары арасында алып бару предметларын һәм вәкаләтләрен чикләү турында шартнамә тора.
“Түгәрәк өстәл”дә катнашучылар фикеренчә, хәзерге вакытта Татарстан милли мәсьәләләрне регламентлаштыручы документларны кабул итү өчен “өлгерде”.
Мондый ук фикерне ТР ФАның Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Этнологик мониторинг үзәге җитәкчесе тариф фәннәре докторы Д.Исхаков та хуплый:
- Төрле милли төркемнәрнең бергә яшәү мәдәнияте – байлык, аңа РФның барлык субъектлары да ия түгел (мәсәлән, Кавказда мондый мәдәният юк). Әмма бүген без гаять зирәк һәм сак булырга тиеш – байлык белән, әмма республикада йөз меңгә якын эммигрант пәйда булды, алар арасында мәдәни үзенчәлекләре безнең күпчелегебезгә иң кимендә гадәти түгел булып күренә торган милләтләр бар – бездә кытайлар, вьетнамнар, гарәпләр, төрекләр яши. Әлеге милли төркемнәрнең безнең җәмгыятькә керешү проблемасы ел саен кискенләшә барачак. Моннан тыш, республикада милли төркемнәрнең мәнфәгатьләре каршылыгы проблемасы шулай ук актуальләшә бара – чагыштырмача кечкенә милли төркемнәрне шактый эре төркемнәр дәрәҗәсенә ясалма “тарту” кирәкме икән, алар социумына үсешнең дәүләт моделен тагу мәҗбүриме? Кыскасы, бүген үз чагылышын тиешле документларда тапкан граматолы милли сәясәт булуы аеруча мөһим.
Дамир Исхаков сүзләренчә, дәүләт милли сәясәтенең республика концепциясе тиешле федераль органнар тарафыннан игътибар белән өйрәнелеп кенә калмыйча, һичшиксез кабул ителәчәгенә өметләнергә ике вакыйга мөмкинлек бирә.
Дамир Исхаков:
- Татарстан – РФның үзенә күрә бер кечкенә моделе ул: бездә зур санда милли төркемнәр күршедәш. Һәм иң мөһиме – дус күршеләр. Россиягә, һичшиксез, безнең тәҗрибә бик тә кирәк. Безнең тәҗрибә бердәнбер – концепция проектын әзерләү барышында без Россиядә гамәлдә булган барлык шундый документларны (алар 20гә якын) тикшердек, әмма безнекенә охшашын тапмадык.
Дәүләт милли сәясәте концепциясе һәм аны гамәлгә ашыру программасын төзү зарурлыгын шулай ук ОМКА Идарәсе рәисе Сәгайть Җансыбаев та әйтте.
Майя Хухунашвили әйтелгәннәрне Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе үрнәгендә дәлилләде, ОМКА ирешкәннәр – ул шыпырт кына тамга куя торган ирешелгәннәр түгел, ә конкрет кешеләргә реаль ярдәм.
- Һәрбер ата-ананың үз баласын туган теленә һәм туган мәдәниятенә өйрәтү мөмкинлеге булсын өчен 12 ел элек күпмилләтле якшәмбе мәктәбе оешкан иде. Бүген мәктәптә 20гә якын укыту юнәлеше бар. Республика үзләре өчен эмиграция булган кешеләр үз балаларын туган мәдәниятләре чыганаклары белән таныштыру мөмкинлегенең кадерен беләләр. Безнең мәктәп – Татарстандагы барлык эммигрантлар өчен тормышчан мөһим нәрсә. Һәр төгәл очракта индивидуаль якын килү безне көчле итә һәм программа ярдәмне тизрәк күрсәтү мөмкинлеге бирер иде.
“Түгәрәк өстәл”дә катнашучыларның фикерләре уртак: кешеләр ничек булса да тизрәк төгәл нәтиҗәләр, милләтара мөнәсәбәтләрдә сизелерлек үзгәрешләр күрсеннәр, үзләрен борчыган сорауларның хәл ителә башлавын аңласыннар иде. Концепцияне төзергә ярдәм итүче толерант җәмгыять түгел, ә мөнәсәбәтләрен дуслык һәм үзара аңлашу нигезендә төзи алган күпмилләтле гаилә дип аталган җәмгыять башкарырга тиеш.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International