Татарстан Республикасында җәмәгать судьялары саны 14 берәмлеккә арта

2007 елның 15 ноябре, пәнҗешәмбе
Казан шәһәренең район судлары һәм Татарстан Республикасының шәһәр судлары вәкилләре кичә ТР Юстиция министрлыгына Татарстан Республикасында җәмәгать судьялары саны арту белән бәйле оештыру мәсьәләләре турында фикер алышырга җыелдылар.
Искә төшерәбез, Татарстан Республикасы Президенты “Татарстан Республикасында суд участокларын һәм җәмәгать судьялары вазыйфаларын булдыру турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” ТР Законына кул куйды, аның нигезендә Чаллы, Чистай, Бөгелмә, Алабуга, Әлмәт, Минзәлә, Түбән Камада, шулай ук Казан шәһәренең Совет, Мәскәү һәм Яңа Савин районнарында җәмәгать судьялары саны арттырылачак һәм яңа суд участоклары барлыкка киләчәк. Республикада җәмәгать судьялары саны 14 берәмлеккә арта.
Киңәшмә барышында җәмәгать судьялары участоклары чикләрен тасвирлау, җәмәгать судьяларын сайлау һәм аларның яңа оешкан участоклардагы аппаратына кадрлар сайлап алу, матди-техник, шул исәптән җиһазлар, компьютер һәм көнкүреш техникасы белән тәэмин итү һәм биналар бүлеп бирү белән бәйле мәсьәләләр турында фикер алышынды.
ТР Юстиция министрлыгының җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-методик тәэмин итү бүлеге белгечләре җәмәгать судьяларының яңа оешкан участокларының чикләрен тасвирлауны үткәрү өчен суд җитәкчеләренә методик материал тәкъдим иттеләр һәм башка төбәкләрдә мондый эшне үткәрү буенча тупланган тәҗрибә турында сөйләделәр.
Киңәшмәне ТР юстиция министры М.М.Корманов алып барды.
Киңәшмәдә ТР юстиция министры урынбасары Ә.Б.Сираҗетдинов, ТР Юстиция министрлыгының җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-методик тәэмин итү бүлеге җитәкчесе К.Е.Мышливец катнаштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International