Юстиция министры М.М.Корманов халыкара һәм конституциячел хокук проблемалары буенча конференциядә

2007 елның 15 ноябре, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры, ю.ф.к. М.М.Корманов профессор Д.И.Фельдманның тууына 85 ел тулу уңаеннан аның истәлегенә багышланган конференциядә катнашты. Чара В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының тарихы музеенда һәм актлар залында үтте.
Конференциядә халыкара һәм конституциячел хокукның мөһим проблемалары турында фикер алышынды. Утырышта “Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнарының федераль закон төзү процессында катнашуы” доклады белән чыгыш ясаган юридик фәннәр кандидаты М.М.Корманов әлеге чарада катнашучылар фикер алышкан бер төркем мәсьәләгә кагылып үтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International