2008 елга ТР Президенты юлламасын әзерләү мәсьәләсе буенча киңәшмә

2007 елның 16 ноябре, җомга
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында 2008 елга Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Татарстан Республикасы Президенты юлламасын әзерләү мәсьәләсе буенча оператив киңәшмә булды, аны ТР юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров үткәрде.
Социаль һәм икътисадый өлкәдә дәүләт сәясәтен, шул исәптән республиканың дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасында федераль дәүләт хакимиятенең территориаль органнары алдына куелган мәсьәләләрне гамәлгә ашыру өлешендә төрле фикерләр, Министрлык эшчәнлегенең төп юнәлешләре буенча тәкъдимнәр тыңланды. Сүз, аерым алганда, җирле үзидарә органнары белән багланышлар, аларга хокукый ярдәм күрсәтү, норматив хокукый актларның бердәм банкын булдыру һәм муниципаль хокукый актлар регистрын алып бару турында барды.
Аерым игътибар 2007 елга ТР Дәүләт Советына ТР Президенты юлламасы үтәлешен анализлауга бирелде.
Мәсьәлә турында фикер алышуда министрның урынбасарлары, ярдәмчесе һәм киңәшчеләре, Министрлыкның барлык структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International