2007 елның 8 ноябрендә Татарстан Республикасы Президенты “Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы Кодексының 2.9 һәм 3.6 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында” 49-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законына кул куйды.
Югарыда күрсәтелгән Закон нигезендә Кодексның 2.9 статьясындагы үзгәрешләр гражданнар тәкъдимнәрен, гаризаларын яки шикаятьләрен карап тикшерүнең билгеләнгән тәртибен Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының һәм җирле үзидарә органнарының вазыйфаи затлары бозган өчен җаваплылык турындагы нормалар тәгаенли. Статьяның яңа редакциясендә каралганча, җаваплылык гражданнар мөрәҗәгатьләре турында Татарстан Республикасы законнарын бозган өчен билгеләнә.