Юстиция министры М.М.Корманов ТР Югары суды суд утырышында
2007 елның 16 ноябре, җомга
Татарстан Республикасы Югары судында “Татарстан Республикасында инвестиция эшчәнлеге турында” 1998 елның 25 ноябрендәге 1872 номерлы ТР Законының аерым нигезләмәләрен федераль законнарга каршы килә дип тану турында Татарстан Республикасы Прокуроры гаризасы буенча эш карап тикшерелде. Суд тикшерүендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы вәкиле сыйфатында ТР юстиция министры М.М.Корманов катнашты.
Эш материалларын карап тикшерү нәтиҗәсендә Татарстан Республикасы Югары судының граждан эшләре буенча суд коллегиясе Татарстан Республикасы Прокурорының дәгъва таләпләрен өлешчә канәгатьләндерде.