Кеше хокукларын саклау турында Халыкара конференция

2007 елның 21 ноябре, чәршәмбе
2007 елның 19-20 ноябрендә Казанда “Кеше хокукларын саклау мониторингы: гражданнар хокукларын яклауда дәүләт органнарының һәм хөкүмәтнеке булмаган хокук саклау оешмаларының тоткан урыны” темасына Халыкара конференция узды, аның эшендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының эшләр идарәчесе С.А.Брусов катнашты.
Конференцияне бәйсез иҗтимагый-сәяси оешма булып торучы Конрад Аденауэр исемендәге Фонд белән бергә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил оештырган.
Сүз җәмгыять томышының фикер иреге, намус һәм карашлар, хезмәт хокукларын гамәлгә ашыру, гражданнарның суд яклавына хокукларын, мәгарифкә, медицина хезмәте күрсәтелүгә хокукларын саклау кебек юнәлешләре буенча кеше хокукларын саклау турында барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International