Шәхси мәгълүматларның куркынычсызлыгын тәэмин итү

2007 елның 21 ноябре, чәршәмбе
“Шәхси мәгълүматларның мәгълүмати системаларын эшкәрткәндә Шәхси мәгълүматларның куркынычсызлыгын тәэмин итү турында нигезләмәне раслау хакында” 2007 елның 17 ноябрендә 781 номерлы РФ Хөкүмәте карары кабул ителде.
Гражданнарның шәхси тормышларының, шәхси һәм гаилә серләренең кагылгысызлыгына конституциячел хокукларын тормышка ашыру максатларыннан, автоматлаштыру чараларын кулланып шәхси мәгълүматларны эшкәрткәндә аларның куркынычсызлыгын тәэмин итүгә таләпләр урнаштырылды. Физик зат, аның ФИО, туган елы, ае, көне һәм урыны, адресы, гаилә, социаль, мөлкәти хәле, белеме, һөнәре, керемнәре турында теләсә нинди мәгълүматлар, шулай ук башка мәгълүмат шәхси мәгълүматлар булып таныла. Шәхси мәгълүматларның куркынычсызлыгы аларның юк ителүенә, үзгәретелүенә, ябылуына, күчермәсен алуга, таратуга, шулай ук бүтән санкцияләнмәгән гамәлләргә китерергә мөмкин санкцияләнмәгән, шул исәптән очраклы карый алуны чикләү юлы белән ирешелә.
Шәхси мәгълүматларны эшкәрткәндә аларның куркынычсызлыгы мәгълүмат саклауның төрле чаралары (шул исәптән, шифрлау (криптография) чаралары, техник каналлар буенча санкцияләнмәгән карауны булдырмау, мәгълүмат чыгуны булдырмау чаралары һ.б.ш.). Мәгълүмат саклау чаралары билгеләнгән тәртиптә яраклы булуны бәяләү процедурасын үтәләр. Мәгълүмат саклау алымнарын һәм ысулларын Россия ФСИКХ һәм Россия ФКХ билгели.
Шәхси мәгълүматларны эшкәрткәндә аларның куркынычсызлыгын тәэмин итү эше тиешле мәгълүмати системалар төзү эшенең аерылгысыз эше булып тора. Шәхси мәгълүматлар белән эш алып барыла торган мәгълүмат системаларын, махсус җиһазларны урнаштыру һәм биналарны саклау, әлеге биналарда куркынычсызлыкны тәэмин итү тәртибен оештыру шәхси мәгълүматларны үзләрендә саклаучылырның һәм мәгълүмат саклау чараларын тәэмин итәргә, шулай ук әлеге биналарга чит затларның тикшерүсез керә алу яки булу мөмкинлеген булдырмаска тиеш.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International