Россиянең балигъ булмаган гражданнарының ил эчендә һәм аннан читтә хәрәкәт итү тәртибе

2007 елның 24 ноябре, шимбә
Соңгы вакытта Россия Федерациясенең балигъ булмаган гражданнары чит илгә чыгу (ял итү, дәвалану һәм уку өчен) популярлаша бару белән бәйле Россия Федерациясенең балигъ булмаган гражданнарының Россия территориясе һәм аннан читтә хәрәкәт итүләренең тәртибе нинди соң һәм бу очракта нинди норматив хокукый актларга таянырга кирәк дигән сораулар туа.
Беренче чиратта шуны истә тотарга кирәк: балигъ булмаган баланың чит илгә чыгу шартлары һәм тәртибе “Россия Федерациясеннән чыгу һәм Россия Федерациясенә керү тәртибе турында” 1996 елның 15 августындагы 114-ФЗ номерлы Федераль законда регламентлаштырыла (күрсәтелгән законның 10, 20 - 22 ст. кара). Россия Федерациясенең балигъ булмаган гражданы, кагыйдә буларак, Россия Федерациясеннән ата-ананың, уллыкка алучыларның, опекуннарның яки попечительләрнең берәрсе белән чыга. Әгәр Россия Федерациясенең балигъ булмаган гражданы Россия Федерациясеннән озатусыз чыкса, аның үзе белән паспорттан тыш әйтеп үтелгән затларның нотариуста рәсмиләштерелгән килешүе булырга тиеш, Россия Федерациясенең балигъ булмаган гражданы чыгуга килешүдә чыгу вакыты һәм ул барырга җыенган дәүләт күрсәтелә, ә балигъ булмаган граждан Россия Федерациясеннән өч айга күбрәк вакытка чыкса, бу килешү шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәте билгеләгән тәртиптә опека һәм попечительлек органнары тарафыннан таныкланган булырга тиеш.
Әгәр ата-ананың, уллыкка алучыларның, опекуннарның яки попечительләрнең берәрсе Россия Федерациясенең балигъ булмаган гражданының Россия Федерациясеннән чыгуына риза булмавын белдерсә, аның Россия Федерациясеннән чыгу мөмкинлеге мәсьәләсе суд тәртибендә хәл ителә. Россия Федерациясенең балигъ булмаган гражданы Россия Федерациясеннән чыгуга риза булмау турында гариза Россия Федерациясенең балигъ булмаган гражданының шәхсән ата-ананың, уллыкка алучыларның, опекуннарның яки попечительләрнең берәрсе тарафыннан яшәү (тору) урыны буенча эчке эшләр органына яисә чик контроле органына, яисә, әгәр гариза бирүче Россия Федерациясеннән читтә даими яшәсә, Россия Федерациясенең дипломатик вәкиллегенә (консуллык учреждениесе) бирелә. Күрсәтелгән гаризаны бирү тәртибе “Россия Федерациясенең балигъ булмаган гражданын Россия Федерациясеннән чыгаруга риза булмау турында гариза бирү кагыйдәләрен раслау хакында” 2003 елның 13 маендагы 273 номерлы РФ Хөкүмәте карары белән билгеләнә.
Ата-аналар каравыннан мәхрүм калган Россия Федерациясенең балигъ булмаган гражданнарын Россия Федерациясеннән чит ил, Россия оешмалары һәм гражданнары чакыруы буенча ялга, укырга яки дәваланырга чыгаруны оештырганда “Россия Федерациясенең балигъ булмаган гражданнарын Россия Федерациясеннән ялга, укырга яки дәваланырга чыгаруны оештыру турында” 2001 елның 14 июнендәге 736/28-5 номерлы РФ Мәгариф министрлыгы хатына игътибар итәргә кирәк. Күрсәтелгән хатта, аерам алганда, ата-аналар каравыннан мәхрүм калган Россия Федерациясенең балигъ булмаган гражданнарын башка дәүләтләргә сәламәтләндерү ялына чыгару бары тик каникул вакытларында гына, уку процессы башланган вакытка мәгариф учреждениесенә балаларны үз вакытында кире кайтару шарты белән, ә чит ил мәгариф учреждениеләрендә Россия Федерациясе гражданнарын укыту мәгариф учреждениеләре, мәгариф белән идарә итү органнары, бүтән юридик затлар, шулай ук Россия Федерациясе халыкара шартнамәләре нигезендә физик затлар белән төзелгән турыдан-туры шартнамәләр буенча гамәлгә ашырыла, - дип билгеләп үтелә.
Балалар өчен чыгу документларын рәсмиләштерү үзенчәлекләре Россия Федерациясеннән чыгу һәм Россия Федерациясенә керү өчен Россия Федерация гражданнарына паспортлар рәсмиләштерү һәм бирү тәртибе турында күрсәтмәдә чагылган (1997 елның 26 маендагы 310 номерлы Россия ЭЭМ боерыгы белән расланган).
Россия Федерациясенең балигъ булмаган гражданнарының Россия Федерациясе территориясе кысаларында хәрәкәт итүенең ниндидер махсус тәртибе законнарда урнаштырылмаган. Монда Россия законнарының гомуми нормаларын кулланырга кирәк, бу вакытта балалар төркемнәрен күчереп йөрткәндә булган үзенчәлекләрне һәм аларны мисал өчен санатория-курорт учреждениеләренә, балалар сәламәтләндерү үзәкләренә һ.б.ш. җибәргәндә аларның тормышы һәм сәламәтлеге өчен җаваплылык билгеләүне истә тотарга кирәк. Кагыйдә буларак, мондый үзенчәлекләр төбәк дәрәҗәсендә урнаштырыла.
 
www.garant.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International