Социаль мәгариф кредиты турында закон Дәүләт думасына кертелде

2007 елның 26 ноябре, дүшәмбе
Көндезге бюджет бүлекләре студентлары якын киләчәктә ата-аналарыннан финанс яктан бәйсез була алачаклар. ИТАР-ТАСС хәбәр иткәнчә, Дәүләт Думасына аларга социаль мәгариф кредитына хокук бирүче закон проекты кертелде.
Документ авторларының берсе булган Маргарита Баржанова сүзләренә караганда, мондый кредитның зурлыгын төбәктә гамәлдә булган айлык яшәү минимумының ике зурлыгы суммасында билгеләргә дип тәкъдим ителә.
Шулай итеп, башкала студенты өчен степендиягә айлык өстәмә 18 мең сум, ә мәсәлән, Ульяновск өлкәсендә 6 мең сумга кадәр тәшкил итә. Монда эшләүчеләр бары тик “югары нокта”ны гына билгелиләр дип аңлата, Баржанова. Ул моны студентлар үз теләкләре буенча кредитның вакытын да, зурлыгын да билгели алачаклар, дип аңлата.
Мондый кредитны алу өчен “залоглар да, поручительләр дә” кирәк булмаячак, дип ассызыклады депутат, ә соңрак аны түләргә дәүләт ярдәм итәчәк: проектта калганча, ул банк билгеләгән ставканың ¾ өлешен каплаячак. Укуны тәмамлаган студентка калган сумманы кайтару өчен 10 ел бирелә, кредитны эш бирүче дә каплый алачак, дип өстәде Баржанова. Депутат законның Дәүләт Думасы тарафыннан киләсе язгы сессиядә кабул ителәчәгенә өметләнә.
 
www.legis.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International