Юстиция министры М.М.Корманов алданган өлешчеләр проблемасы буенча киңәшмәдә

2007 елның 26 ноябре, дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов Татарстан Республикасы Премьер-министры Р.Н.Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры Р.Н.Миңнеханов үткәргән киңәшмәдә катнашты.
Сүз үзләренең шартнамәле йөкләмәләрен үтәмәгән төзелеш оешмалары тарафыннан өлешле төзү турында барды. Киңәшмәдә Казан, Әлмәт, Чаллы, Түбән Камадан алданган өлешчеләрнең инициативалы төркемнәре вәкилләре катнашты.
Мәсьәлә турында фикер алышуда шулай ук ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры М.Ш.Хөснуллин, эчке эшләр министры Ә.Ә.Сәфәров, Татарстан Республикасы прокуроры К.Ф.Әмиров, Казан мэры И.Р.Метшин, Чаллы мэры И.Ш.Халиков һ.б. катнаштылар.
Премьер-министр билгеләп үткәнчә, проблеманы хәл итү өстендә хокук саклау органнары, муниципалитетлар, ТР Төзелеш, архиетктура һәм ТКХ министрлыгы белгечләре эшлиләр, һәм ул ММЧ аша халыкка намуссыз төзүчеләр корбаны булудан ничек саклану турында аңлату эшләре алып барырга тәкъдим итте.
Бү юнәлештә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан башкарылган эш турында ведомство җитәкчесе М.Ш.Хөснуллин хәбәр итте. Республикада алданган өлешчеләр реестрына бүгенге көндә 5472 кеше кертелгән. Төзелмәгән торакның гомуми мәйданы 383 мең кв. метр тәшкил итә.
Төзелешләре башлангыч баскычта (фундаменты гына әзер) булган йортлар проблемасына, шулай ук проект-смета документларына төзәтмәләр таләп ителгән йортларга һәм объектив сәбәпләр аркасында төгәлләнә алмаган төзелешкә аерым игътибар бирелде.
Министр чынлап торып алдашкан – акчаны җыйган, әмма йортлар салырга җыенмаган өлешчеләрнең исемлеген атады, болар: Әлмәттә - 105, Чаллыда – 45 кеше.
Алданган өлешчеләр мәсьәләсе буенча ТР Премьер-министры катнашындагы чираттагы киңәшмә декабрьгә билгеләнгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International