Иң лаеклылары гына дәүләт хезмәткәрләре булырга тиеш

2007 елның 27 ноябре, сишәмбе
Татарстан Республикасының норматив хокукый актлары бердәм банкы бүлегендә “Дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфаларын биләп торуга конкурс үткәрү турында” 2007 елның 16 октябрендәге 13 номерлы Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы боерыгы теркәлде һәм дәүләт реестрына кертелде (теркәү номеры 314).
Дәүләт теркәвенә тәкъдим ителгән боерык “Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәте турында” Федераль закон һәм “Татарстан Республикасында дәүләт граждан хезмәте турында” Татарстан Республикасы Законы, шулай ук “Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләп торуга конкурс турында” Россия Федерациясе Президенты Указы таләпләре нигезендә кадрлар составы белән эшне киләчәктә камилләштерү, югары профессиональ кадрлар сайлау һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының кадрлар резервын булдыру максатларыннан эшләнгән һәм чыгарылган.
Бу боерык конкурс үткәрү тәртипләрен һәм шартларын, конкурс комиссиясе эше тәртибен, шулай ук конкурста катнашу өчен тапшырырга кирәк документлар исемлеген регламентлаштыра.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International