Юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров Балык Бистәсе муниципаль районында

2007 елның 27 ноябре, сишәмбе
Кичә ТР юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров Балык Бистәсе муниципаль районында эш сәфәрендә булып кайтты, анда район башлыгы Е.В.Лылов катнашында Бетьково авыл җирлегендә авыл халкы белән очрашты.
Муниципаль район башлыгы районның социаль-икътисадый үсеше турында сөйләде, авылны үстерү перспективалары турында планнары белән уртаклашты һәм халык сорауларына җавап бирде. Юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров очрашуда катнашучыларга Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үзгәртеп кору турында, илкүләм проектларны, шул исәптән ипотека кредитлавы, автомобиль юлларын үстерү, авыл мәктәпләре, хастаханәләре эше буенча проектларның законнар белән тәэмин ителеше турында мәгълүмат бирде һәм очрашуда катнашучыларның күпсанлы сорауларына җавап бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International