Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясе

2007 елның 27 ноябре, сишәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы бүлекләренең 2007 елның 10 аена эш йомгаклары һәм ТР Юстиция министрлыгы коллегиясенең 2006-2007 елга карарлары үтәлеше турында бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясенең эш утырышында сөйләштеләр, ул ТР юстиция министры М.М.Корманов рәислегендә үтте .
Утырышта чыгыш ясаган министр М.М.Корманов күп кенә бүлекләрнең һәм Министрлык аппатарына йөкләнгән юнәлешләрнең эше яхшыруын ассызыклады, аерым алганда, закон проектлары белән эшләү планын үтәүне, белгечләрнең квалификациясен күтәрүне оештыруны, ТР норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлегенең актив эшен, Коррупциягә каршы сәясәт стратегиясен гамәлгә ашыру буенча Республика программасын үтәү буенча башкарылган эшне билгеләп үтте.
Аның чыгышында Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар департаменты һәм Татарстан Республикасының җәмәгать судьялары аппаратлары эшен тәэмин итүче бүлекләр эшчәнлекләре турында мәгълүмат бар иде. Коллегиянең кайбер әгъзалары Министрлыкның Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү советы эшен оештыру буенча вазыйфаларын үтәвенә тукталдылар.
Моның белән бергә 2006 елда Юстиция министрлыгы эше йомгаклары буенча коллегия утырышында ТР Премьер-министры Р.Н.Миңнеханов чыгышында яңгыраган чараларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Коллегия әгъзалары Эксперт советы һәм Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитеты составына закон чыгару инициативасы хокукына ия булучылар сыйфатында ТР Муниципаль берәмлекләре советы әгъзаларын кертүне тәкъдим итү хакында карар кабул иттеләр.
Көн тәртибе турында фикер алышуларда ТР Президентының Дәүләт-хокук идарәсе секторы җитәкчесе А.А.Томилин катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International