ТР Югары Судында ТР Хөкүмәте карарына ризасызлык белдерү турында эшне карап тикшерү

2007 елның 28 ноябре, чәршәмбе
27 ноябрьдә Татарстан Республикасы Югары Судында граждан Р.Г.Азизова гаризасы буенча “Татарстан Республикасында торак төзелешен үстерүгә дәүләт ярдәме турында” 2007 елның 27 декабрендәге 69-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру буенча чаралар күрү һәм республика дәүләт ярдәме кысаларында торак бирү тәртибен камилләштерү турында” 2007 елның 2 августындагы 366 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарына ризасызлык белдерү турында эш буенча суд утырышы булды.
Суд утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетын ышаныч кәгазе буенча ТР Юстиция министрлыгының закон проектлары белән эшләү бүлеге әйдәүче киңәшчесе Е.В.Лопатина тәкъдим итте.
Гариза бирүче өстәмә таләпләр кую турында карар кабул итү, шулай ук элегрәк куелган кйбер таләпләрдән баш тарту белән бәйле эшне карап тикшерү 2007 елның 5 декабренә кичектерелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International