ТР Югары Ослан муниципаль районында кабул итү

2007 елның 29 ноябре, пәнҗешәмбе
ТР Югары Ослан муниципаль районында ТР юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров үткәргән гражданнарны күчмә кабул итү булды, ул хокукый мәсьәләләргә багышланган иде.
Эштән җибәрелү, матди һәм әхлакый зыянны каплау, пенсия тәэминаты, салым законнары һәм башка мәсьәләләр буенча ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән гражданнар белән беррәттән министрның беренче урынбасары С.Н.Столяровка Югары Ослан муниципаль районының район советы юристы Л.А.Кузнецова һәм кайбер авыл җирлекләренең вазыйфаи затлары җирле үзидарә органнары эше белән бәйле сорауларын бирделәр.
Кабул итү барышында мөрәҗәгать иткән барлык гражданнарга һәм вазыйфаи затларга да юридик ярдәм күрсәтелде.
Гражданнарны кабул итүдә ТР юстиция министрының беренче урынбасары белән бергә ТР Юстиция министрлыгының Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар оештыру департаментының Югары Ослан муниципаль районының ҖҮИ органнары эшчәнлегенә хокукый ярдәм күрсәтү бүлеге белгече катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International